С.Я. Маршакта кунакта (6+)

Самуил Яковлевич Маршак һәм аның иҗаты турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү максатларында, 13 октябрь көнне 14 нче санлы китапханәдә «Гаҗәеп Маршак» дигән әдәби-уен сәгате узды.

маршак
IMG-20211013-WA0009
IMG-20211013-WA0008

Балалар С.Я.Маршак иҗатының күптөрлелеге хакында белде. Аның иҗатында халык әкиятләре, балалар уеннары, шулай ук Э. Лер, Р. Киплинг, А. Милн, Р. Стивенсоннарның әсәрләренә искиткеч тәрҗемәләр күп. Ул цирк тамашалары, зоопарк җәнлекләре, мәктәп тормышындагы шатлык- борчулар, балалар арасындагы дуслык, ел фасыллары һ.б.лар турында яза.
Чара башында язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Китапханәче сөйләгәннәрдән алар Самуил Яковлевич Маршакның балалар өчен бик күп яхшылыклар эшләве турында белде. Ул балалар өчен театрлар, остаханәләр булдыра, ятимнәргә булыша. Яшь китап сөюче дусларыбыз бик теләп «Әкиятне ата», «Сүзне тап», «Шигырьне дәвам ит» әдәби-уен викториналарында катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Шуннан соң «Вот какой рассеянный» мультфильмын карадылар.
Маршакның барлык әсәрләре нечкә юмор, елмаю, кешеләргә хезмәтләре, мәрхәмәтлелекләре, тормышны яратулары өчен рәхмәт хисләре белән тулы. Чара азагында балалар китап күргәзмәсендә урнашкан С.Маршак китаплары белән танышты. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: